Ел саен 15 майда Россиядә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көн БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда билгеләнде. Халыкара гаилә көне киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан булдырылды.
Бу көнне ялгыз ана өч ала тәрбияли торган гаиләне сыйлау өчен "яПОшка" тәмле ризык китерү хезмәте "яПОшка туйдыра!" хәйрия акциясе уздырды.
15 май - Халыкара гаилә көне тормышыбызда мөһим урын алып торучы гаиләнең әһәмияте турында тирәнтен уйдлану, якын кешеләребезгә игътибар күрсәтү өчен бик яхшы көн. Гаилә булмаса, тормышыбыз буш һәм шатлыксыз булыр иде", - диде гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Светалан Миңнекаева.
Архипов Максим Анатольевичка, ай саен социал ярдәм алучы гаиләләр өчен хәйрия акцияләре уздыручы кафе коллективына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.