Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова килде.
Мөкминовлар 1964 елның 16 маенда өйләнешкәннәр. Алар шәһәребезнең иң эш сөючән, үрнәк, тату гаиләләрнең берсе. Нэля Бикеева һәм Анна Куприянова тантана хуҗаларын Халыкара гаилә көне белән котладылар, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәкләрен, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.