Минзәлә районында клиентлар хезмәте икенче бала өчен айлык түләүгә гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсендә яисә клиентлар хезмәтендә (ана капиталына сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә) бирелә алуы турында искәртә.
Экстерриториаль принцип буенча гаризалар кабул итү 2018 елда айлык түләү кертелү вакытыннан бирле Пенсия фонды тарафыннан башкарыла.
Сертификат хуҗасының теркәлү, яшәү урынында булу-булмауга бәйсез рәвештә рәсмиләштерү Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша узган ел җибәрелгән иде.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә ана капиталы белән идарә итү турында гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайчан алырга була. Россия Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать иткән очракта, түләү туган яисә уллыкка алган датадан башлап. барлык узган айлар өчен түләнә. 6 айга соңарып мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза тапшырган көннән башлап түләнә. Акчалар Россия кредит оешмасында ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.