14 майда Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта РФ Хисап палатасына дәүләт компанияләренең һәм дәүләт корпорацияләренең кече предприятиеләренә, шулай ук федераль бюджеттан субсидия алучы башка компанияләргә аудит уздыру хокукы белән закон кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелгән үзгәрешләргә комментарий бирде: "Закон проекты Федераль Җыенның контролҗ органы булган Хисап палатасының вәкаләтләрен киңәйтә, бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итүгә контрольнең бердәм системасын булдырырга ярдәм итә, ә бу милли проектларны гамәлгә ашырганда аеруча актуаль".