Росреестрның www.rosreestr.ru дәүләт хезмәтләре Порталында гариза һәм сорау (запрос) бирү мөмкинлеге булдырылды.

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүгенге көндә Росреестрның  www.rosreestr.ru дәүләт хезмәтләре Порталында түбәндәге төрләрдә гариза һәм сорау (запрос) бирү мөмкинлеге булдырылды:

 күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар һәм төп характеристикалар турында күчермә рәвешендә Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәве (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

 күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында күчермә рәвешендә Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәве (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

 үзендә булган күчемсез милеккә аерым затның хокуклары турында күчермә рәвешендә Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәве (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

 күчемсез милек объектына хокуклар күчү турында күчермә рәвешендә Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәве (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

 хокук билгеләүче документлар булу турында күчермә рәвешендә Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәве (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

 территориянең кадастр планы рәвешендә Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәве (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

хокукларга дәүләт теркәве турында гариза;

 дәүләт кадастр учеты турында гариза;

 хокукларга дәүләт теркәве һәм дәүләт кадастр учеты турында гариза;

Күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен 8 (800) 100-34-34 телефоны аша белергә була.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International