2019 елның 3 мартында "Тургай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән "Шикле әйбер тапканда гамәлләр һәм террор акты кылыну куркынычы янаганда гамәлләр" темасына инструктив дәрес уздырылды. Аның максаты - тәрбияләнүчеләргә экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә ориентлашырга һәм дөрес гамәлләр кылырга ярдәм итү. Чараның бурычы: җәмәгать урыннарында шикле предметлар тапканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү.
Дәрестә балалар уен формасында күп нәрсәгә өйрәнделәр, шулай ук террор белән янау турында телефон аша ялган хәбәр иткән өчен җаваплылык турында да кисәтелделәр.