Шәһәребезнең 2 номерлы урта мәктәп базасында мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмалары вәкилләре арасында кышкы спартакиада булып үтте. Бу бәйгегә районыбызның мәктәпләре, балалар бакчаларында эшләүче 26 командадан 100дән артык хезмәткәр килгән иде.
Бу көнне укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре көчен-куәтен, җитезлеген сынады: чаңгы эстафетасында узышты, мылтыктан атты, гер күтәрде, кул көрәштерде һәм башка ярышларда катнашты.
Спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе, командаларның аркан тартышуы булды. Укытучы, тәрбиячеләрнең шулкадәр бирелеп аркан тартуы, бер-берсенә көч-дәрт биреп торуларын күзәтү үзе бер тамаша булды. Гомум команда беренчелегендә мәктәпләр арасында Татар Мөшегесе урта мәктәбе командасына тиңнәр табылмады. Бу мәктәп командасының капитаны Салават Саматовка күчмә кубок, 3 мең сумлык сертификат һәм Диплом тапшырылды. Мөшегеләр спартакиада да бишенче тапкыр беренче урынны алдылар һәм күчмә Кубок мәңгелеккә сакларга бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны шәһәрең 2 номерлы урта мәктәбе һәм Николаевка мәктәбе командалары бүлеште. Аларга да бер һәм ике мең сумлык сертификат бирелде. Ә балалар бакчалары арасында беренче урынны “Шатлык” балалар бакчасы яулады, Диплом һәм өч мең сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урында икенче номерлы балалар бакчасы коллективы калды, ә шәһәребезнең 9нчы номерлы балалар бакчасы өченче урын белән канәгатьләнде.