Татарстан Республикасының һөнәри белем бирүче учреждениеләре студентлары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасы һөнәри белем алучы студентларның инглиз телен белү дәрәҗәсен ачыклады.
2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча World Skills Дөнья чемпионаты узугә бәйле рәвештә, урта һөнәри белем бирү өлкәсендә инглиз теле белән кызыксыну артты.
Фән белән кызыксыну һәм ныклы белем, шулай ук инглиз теле укытучысы А.Ф.Шакирянованың яхшы әзерлеге Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегенең 1 курсы студенты Полина Петровага әлеге олимпиадада Призер булырга - 3 нче урын - ярдәм итте.
Олимпиадада Татарстанның 50 һөнәри белем учреждениеләреннән, шул исәптән, Казан, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Арча. Лениногорск, Зәй, Минзәлә шәһәрләреннән вәкилләр катнашты.