Минзәлә балалары Чаллыда призлар яулады

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Яр Чаллыда "ИКаРенок" Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Ярышлар "36 нчы инновацион технологияләр лицеенда" узды.

2018 елның 21 сентябрендә ГАПОУ «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте» ДАҺБУда «ROBOLab» модельләштерү. конструкцияләү һәм робот техникасы лабораториясе ачылды. Ул Минзәлә муниципаль район Советы депутаты Эдуард Кузнецовның финанс ярдәме белән булдырылды.

Бүгенге көндә әлеге лаборатория базасында "Өйрәтүче робототехника" программасы буенча 3-7 яшьлек 150 бала шөгыльләнә.

Әлеге конкурста көллият өч команда тәкъдим итте: «Robokids» ("Академия дошколят" ка йөрүчеләр – тренер Лаптева М.П.), «Яшь тикшеренүчеләр» ( №10 балалар бакчасы «Чишмә» - тренер Тимофеева З.С.), «Вакыт Машинасы» ( №5 балалар бакчасы «Таңкай» - тренер Тимофеева З.С.).

«Robokids» командасы - Киреев Савелий и Тимофеев Назар  ( "Академия дошколят" ка йөрүчеләр – тренер Лаптева М.П.)  «Инженер китабы" номинациясендә 2 нче урын алдылар.

«Вакыт Машинасы» командасы  - Лебедева Ульяна и Петухов Глеб ( №5 балалар бакчасы - тренер Тимофеева З.С.) "Инженер китабы" номинациясендә 3 нче урын алдылар.

"Яшь тикшеренүчеләр" командасы Габдрахманов Шамиль и Басков Роман ( №10 «Чишмә» - тренер Тимофеева З.С.)ярышларда иң яшь катнашучылар булдылар һәм ярышларның «Икарёнок» медале белән бүләкләнделәр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-deti-v-prizakh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International