Май чабу бәйрәмен каршы ал!

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

4-10 март көннәрендә Россиядә славяннарның традицион бәйрәме - Май чабу билгеләп үтелә.

Май чабу мәҗүсиләр мәдәниятыннан килгән бәйрәм, күп гасырлар дәвамында үз характерын саклап калган. Бу бәйрәмнең барлык традицияләре кышны куып җибәрү һәм табигатьне йокыдан уятуга юнәлтелгән.  

Бәйрәмнең төп символы һәм сые - белен, аларны дүшәмбе көннән башлап пешерәләр, ә пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр аеруча күп итеп пешерәләр. Бәйрәмнең кульминация өлеше - Карачкы яндыру якшәмбегә туры килә.
Минзәләдә Май чабу бәйрәме 7 март көнне Октябрь мәйданчыгында узачак. Программада - фольклор коллективлары чыгышлары. балалар уеннары, сәүдә-күргәзмә, театральләштерелгән күренешләр, карачкы яндыру, бәйрәм ярминкәсе. Кунакларга белен, пироглар һәм башка ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Башлана - 8 сәгатьтә.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International