Җиңүгә ыргылыш

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның 2 мартында "Нефтьче" спорт залында егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча традицион "Җиңүгә ыргылыш"  ярышлары узды.

Ярышлар Ватанны саклаучылар  көненә һәм 8 Март бәйрәменә багышланды. Минзәләнең җиде уку йортыннан 40 яшь атлет катнашты. Җитди уен нәтиҗәсендә түбәндәге спортчылар үз категорияләрендә чемпион булдылар: Кириченко Вадим, Нигъматянов Әнвәр (3 нче урта мәктәп), Лебедев Богдан, Карлина Лия, Яруллин Артур (кадет интернат-мәктәбе), Сабиров Раушан (2 нче урта мәктәп), Борһанова Фәүзия (МПК), Кәримов Артур (авыл хуҗалыгы техникумы)
Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International