3 март көнне Минзәлә районының Бикбау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шәйгарданов Муллагали Шәйгардан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев котлады. Ул юбилярга озын гомер, сәламәтлек. якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде, Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын укыды, район башлыгы Айдар Салаховның истәлек бүләген тапшырды.
Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина шулай ук юбилярны котлады, изге теләкләрен җиткерде.
Муллагали Шәйгардан улы Бикбау авылында туган, колхозда төрле эшләр башкарган. Тормыш иптәше белән 6 бала үстергәннәр. Бүген ул игътибар һәм хөрмәттә яши, 9 оныгы, 2 оныкчыгы бар.