28 февральдә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында Ветеринария һәм Зоотехния белгечлекләре буенча эре төркемнәр буенча укучыларның Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының Республика этабы узды.
Олимпиадада Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Буа ветеринария техникумы, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы катнашты. Беренче көнне катнашучылар теоретик белемнәрен күрсәттеләр: гомуми һөнәри дисциплиналар һәм профессиональ модульләр буенча текст тәрҗемә иттеләр (инглиз теле), ситуацияле мәсьәләләрне чиштеләр.
Икенче көн микробиология, бозау һәм кошларның клиник диагностикасы, хирургик җөйләр, повязкалар салу, төрле ысуллар белән дару матдәләрен кертү кебек практик биремнәрдән торды.
Катнашучыларның эшләрен компетентлы жюри әгъзалары: рәис - Панкова С.Я. - Минзәлә район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария лабораториясе мөдире. диагностика буенча начальник урынбасары; Гафуров А.И. - Минзәлә район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы, А.М.Гыйләҗетдинова, Л.Г.Хәсәнова, Р.Р.Асманов, Д.Г.Шакирова, С.А.Каюмова, Л.В.Хорошева, В.Н.Хамматуллина, Л.Х.Шәйсуварова, Т.В.Минкина бәяләде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
«Ветеринария»белгечлеге буенча:
1 урын - Магиззянова Мәрьям (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы)
2 урын - Мулланурова Гөлнур (Г.Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы),
3 урын - Евграфова Наталья (Буа ветеринария техникумы)
"Куелган бурычларның үтәлешенә профессиональ якын килү" номинациясендә - Масленников Михаил (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы), «Теорияне иң яхшы белүче» - Мөдәрисов Илсаф (Буа ветеринария техникумы), «Практик күнекмәләрне иң яхшы күрсәтүче» - Исмәгыйлова Алсу (Г.Тукай ис. әтнә авыл хуҗалыгы техникумы)
«Зоотехния» белгечлеге буенча
1 урын – Вәлиева Алсу (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы)
2 урын – Закиров Руслан (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы)
3 урын – Хоритонцева Александра (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы)