Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бердәм килешү нигезендә 1 мартта Минзәлә муниципаль районының гомумбелем бирү оешмаларында "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча ачык дәрес уздырды.
Шәһәрдәге 2 нче, 3 нче урта мәктәпләренең 9 сыйныфларында узган Ачык дәресләр барышында районара ОНДиПР начальнигы Альберт Тимерханов тарихи мәгълүматлар бирде, Гражданнар оборонасының үсеш баскычларын, әһәмиятен аңлатты, коткаручылар хезмәтенең популярлыгы, бу хезмәт вәкилләре турында сөйләде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Иваново шәһәрләрендәге 2019 елга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең югары уку йортларына керү өчен кандидатлар җыю турында мәгълүмат бирде.