Пенсия фондында кайсы очракларда пенсияне кире кайтаруны таләп итү мөмкинлеге хакында сөйләделәр

2019 елның 1 марты, җомга

Әйтик, пенсияне ялгыш исәпләү сәбәпләренең берсе - пенсионер тарафыннан ялган мәгълүматлар тапшырылу. Бу очракта барлык артык исәпләнгән сумма мәҗбүри кире кайтарыла.

Әгәр Пенсия фондында сезнең ялган мәгълүмат бирүегез ачыклана икән, ул чагында эшне прокуратурага җибәрәләр. Тикшерүдән соң прокуратура хезмәткәрләре шикаятьне судка җибәрәләр.

Болардан тыш, артык түләүне түбәндәге очракларда кире кайтарып була: әгәр инвалидны яисә өлкән кешене тәрбияләүгә алынган зат эшкә урнашса, ул чагында бу хәл ачыклану белән, акчаларны кире кайтаруны таләп итәләр. Туйдыручысын югалту буенча пенсия алучы студентлар читтән торып укуга күчкән очракта, Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләр.

Әгәр дә кеше башка төбәккә күчеп китә икән, пенсия икеләтә түләнмәсен өчен, ул оператив төстә бу турыда Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Пенсионер эшкә чыгарга уйлаган икән, Пенсия фонды социаль өстәмә түләүләрне дә кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International