"Минем гаиләм" клубы кысаларында "Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе" кысаларында Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы ата-аналар белән икенче тапкыр "Баланы берсүзсез кабул итү" дәресе узды.
Әлеге чараның максаты - ата-аналарда "Без һәм безнең балабыз" системасында балага карата уңай позиция формалаштыру. Ата-аналар "Ассоциацияле уйныйбыз", "Агач", "Берсүзсез мәхәббәт" күнегүләрендә актив катнаштылар.
Дәрес ахырында барлык катнашучылар бердәм нәтиҗәгә килделәр: баланың кайбер гамәлләренә каршы килергә мөмкин, әмма аны тулаем кабул итмәү мөмкин түгел, нинди генә булса да, аның хисләрен кире кагарга ярамый. Баланың эш-гамәлләренә бертуктаусыз ризасызлык белдерергә ярамый.