2019 елның 1 февраленнән Татарстанда 01.02.2019 елдагы "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә, социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын әзерләү Тәртибенә үзгәрешләр кертү турында"гы №62 Карары тормышка ашырылды.
Пункт 1.2:
җиденче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“пенсия яше алдындагы гражданнар (картлык буенча иминият пенсиясенә, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган пенсиягә хокук бирүче яшькә кадәр биш ел дәвамында)".
Төзәтмәдә чагылдырылганча, хәзер алар бу категориягә картлык буенча иминият пенсиясенә хокук бирүче яшь җиткәнче биш ел дәвамында карыйлар. Моңа кадәр бу срок ике ел тәшкил итә иде.
Уникенче абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
“урта һөнәри белемгә ия булган һәм беренче тапкыр эш эзләүче 18-20 яшьлек гражданнар”; Моңа кадәр башлангыч һәм урта һөнәри белем алган чыгарылучылар ккатегориясе бар иде.
3.1 пунктының өченче абзацында "реабилитация" сүзеннән соң "яки абилитация" сүзләрен өстәргә.
Моңа кадәр "Инвалидның шәхси реабилитация программасы нигезендә инвалидларга эш шартлары тудырыла" дип язылган иде.