Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара бүлеге хәбәр итә

2019 елның 1 марты, җомга

Россия Федерациясе Салым кодексының 32 маддә, 1 пункты 10 подпункты нигезендә салым органнары салым түләүчеләргә (җыем җыючыларга, салым агентларына) аларның соравы буенча салым, җыем, пеня, штраф, процентлар түләнү буенча (алга таба - белешмә) вазифаларын башкару турында белешмәләр бирергә бурычлы.

Белешмә гариза тапшыручының инспектор катнашыннан башка күрсәтелгән датага Россия территориясендә салым түләүче исәптә булган барлык урыннар буенча салым органнары мәгълүматлары буенча формалаштырыла.

Белешмәне тапшыруның максималь срогы 10 эш көненнән артык була алмый. Шул ук вакытта Белешмә тапшыру буенча хезмәт күрсәтүнең уртача вакыты 5 көн тәшкил итә.

Белешмә әзерләү вакытына гариза бирүче мәгълүмат алырга теләгән мәгълүматлар датасы тәэсир итә. Белешмә кыскарак срокларда формалаш ала. Салымнар буенча бурычларның булмавы (булуы) турында белешмә сораганда 3-4 банк көнен исәпкә алу кирәк.

 

Салым түләүчеләргә мәгълүмати хезмәт күрсәтү кысаларында югарыда күрсәтелгән шартларны үтәгәндә, электрон юл белән гариза җибәргәндә, Белешмә берничә сәгать эчендә салым органының электрон имзасы күрсәтелеп, салым түләүче адресына җибәрелә.

Бүгенге көндә сайтта башкалар белән беррәттән, түбәндәге сервислар башкарыла: 

  • «Физик затлар өчен салым түләүче кабинеты»,
  • «Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты»
  • «Юридик затның шәхси кабинеты».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International