Хөрмәтле Минзәлә районы һәм Минзәлә шәһәре халкы! 2019 елның 11-22 мартында "Үлем белән сәүдә итү урынын хәбәр ит!" Гомумроссия акциясенең беренче этабы узачак. Акция наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы торуга, гражданнардан кергән оператив әһәмияткә ия булган мәгълүмат җыю һәм тикшерү, нароктикларга бәйле затларны дәвалау һәм тернәкләндерү, шулай ук аларга психологик һәм медицина ярдәме крсәтүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Россия ЭЭМнең Минзәлә муниципаль районы буенча бүлегендә "кайнар линия" телефоннары эшли. Алар аша наркотик һәм психотроп матдәләр сату урыны, аларны таратучылар, әзерләүчеләр, куллануга җәлеп итүчеләр, наркопритон тотучылар турында хәбәр итәргә кирәк. Анонимлык саклана!
Телефоннар: (85555)3-29-85, 02, кәрәзле телефон операторлары 112.