Балаларыбызның сәламәтлеген һәм тормышын бары тик бердәм тырышлык белән генә саклап була. шуның өчен профилактика системасы субъектларының төп бурычы - куркыныч тудыручы гаиләләр белән максатчан профилактик эш алып барырга, ата-аналарга сәламәт яшәү рәвеше алып баруны тәкъдим итәргә, начар гадәтләрдән арынырга һәм балалар өчен куркынычсыз яшәү шартлары тудыру.
2019 елның 28 февралендә Минзәлә муниципаль районының ведомствоара комиссиясе авыл җирлекләрендә яшәүче куркыныч тудыручы имин булмаган гаиләләр буенча профилактик рейд уздырды. Комиссия составында Балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Елена Ворожцова, Башкарма комитетның әйдәп баручы белгече А.А.Гарфеева, районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге психологы Е.В.Нерике, бүлекнең социаль эш буенча белгече Г.Х.Муракаева, социаль педагог О.А.Бывальцева, 122 нче янгын часте вәкиле катнашты. рейд барышында 4 гаилә тикшерелде. Профилактика системасы хезмәткәрләре ата-аналарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвенә, тышкы электр чыбыкларының торышына игътибар иттеләр, өлкәннәрнең спиртлы эчемлекләр куллануының аяныч нәтиҗәләргә китерүен кисәттеләр, экстрен хезмәтләр чакыру ысуллары язылган памяткалар тапшырдылар.