Татарстанның тәҗрибәле виноград үстерүчесе уңыш серләре белән бүлеште

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Атна саен без авылда үз эшләрен ачучылар, яраткан эш белән шөгыльләнүче, аякларында нык торучы яшь эшмәкәрләр, гаилә фермалары турында язып барабыз. Шундыйларның берсе - үзенең 25 сутый кишәрлегендә 100 төрле виноград үстерүче Александр Зверев.

Безнең төбәк өчен гадәти булмаган бу культураны игү белән ул 40 елга якын шөгыльләнә. Җәй эчендә виноград җитешергә өлгерәме дигән сорауга ул елмаеп җавап бирә. Тәҗрибәле виноградчы үстергән 100 сортның һәркайсы өлгереп җитә, ә җиләкләре, тәлгәшләре 32 граммга кадәр җитә. Һәркайсының тәме үзенчәлекле: шалфей, мускат, җир җиләге тәме килә. Александр Зверев виноград сортларын күзләрен бәйләгән килеш тә аера ала.

"Балсыз виноград булмый. Дөрес тәрбияләмичә, үз көенә җибәреп, без аны үзебез әче итәбез. Монда бернинди сер дә юк, бары тик акыл белән эш итәргә кирәк, - ди ул.

Эш кыш көне дә туктап тормый, язга ботакчалар әзерләргә, тамырландырырга кирәк.

"Әгәр ботакча башта тамыр биреп, аннары яфраклары ачылса, үсемлек ныклы була. Ә инде киресенчә, башта яфраклары ачылса, ул яшәмәячәк", - дип сөйли Александр Зверев.

Күпләр кунакка киңәш сорап, кемнәрдер көз көне, виноград татып карарга дип, ә язын яраткан сортын алырга дип килә. Кунакларны яратып кабул итә ул. Болардан тыш, "Казанская лоза" клубы рәисе буларак, ул Казан дәүләт аграр университеты белән бергә Виноград үстерүче мәктәбен алып бара. Теләүчеләрне 2019 елның 24 мартында узачак эшкәртелгән виноград һәм башка бакча культуралары продукциясе күргәзмә-конкурсына чакырып кала: адресы - Казан шәһәре, Гәрәев ур., 62.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International