Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Ел саен март аенда Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Ул Халыкара оешманың генераль Ассамблеясе  карары белән 1972 елдан бирле уздырыла.

Бүгенге көндә 70 дәүләт бу оешманың әгъзалары булып тора. кайбер илләрнең күзәтүче статусы бар.

Россиядә Бөтендөнья гражданнар обронасы көнен 1994 елның 1 мартыннан бирле билгеләп үтәләр. СССР Гражданнар оборонасының беренче начальнигы - оборона министры урынбасары Советлар Союзы маршалы   Василий Иванович Чуйков.

 

1991 елның 19 ноябрендә РСФСР Президенты Б.Н.Ельцинның Указы белән РСФСР Президенты каршында Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казалар нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча Дәүләт комитеты оештырылды. Сергей Шойгу аның рәисе итеп билгеләнде. Бүгенге көндә әлеге министрлык белән генерал-полковник Зиничев Евгений Николаевич җитәкчелек итә.

Шушы еллар эчендә дөньяда иң яхшы дип танылган МЧС коткаручылары катнашмаган бер генә гадәттән тыш хәл калмады.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  җитәкчелек итә.

 

Минзәлә муниципаль районының гражданнар оборонасы белән идарәне  эшче орган - Гражданнар оборонасы штабы, Минзәлә муниципаль районының Гражданнар оборонасы хезмәте, шулай ук Минзәлә муниципаль район учреждениеләренең Гражданнар обронасы штабы аша Минзәлә муниципаль район башлыгы алып бара.

Гражданнар оборонасы чараларын үтәү өчен районда Минзәлә муниципаль район гражданнар оборонасы  көчләре булдырылды - 11 гражданнар оборонасы хезмәтләре: тыныч вакытта көндәлек вазифаларын башкаручы - элемтә һәм хәбәр итү, медицина, җәмәгать тәртибен саклау, янгынга каршы, транспорт һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, юл, энергетика, инженерлык. коммуналь-техник, сәүдә һәм туклану, үсмеклекләрне һәм хайваннарны саклау хезмәтләре.

Бүгенге көндә теләсә кайсы дәрәҗәдәге җитәкче гадәттән тыш хәлне алдан күрергә һәм кисәтергә кирәклеген , мөмкин булган зыянны минимальләштерү турында белергә тиеш.

 Хезмәткәрләр һәм эшчеләр коткару җиһазларыннан, шәхси коткару чараларыннан файдалана, медицина ярдәме күрсәтү алымнарын белергә тиеш.

Мәктәп укучылары һәм студентлары экстрен хәлләр килеп туганда чыгу юлларын, медицина ярдәмен күрсәтә белергә,алган белемнәрен әйләнә-тирдәгеләргә, аеруча хезмәт коллективыннан аерылып өйдә утыручы өлкән кешеләргә тапшырырга тиеш.

Әлбәттә, район халкына гражданнар оборонасы өлкәсендә белем һәм күнекмәләрне кулланырга туры килмәсен иде, әмма без моңа әзер булырга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең (Минзәлә муниципаль районы буенча) әйдәп баручы консультанты Н.В. Ботова.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International