Тупланма пенсия буенча мөрәҗәгать иткәндә яшь үзгәрми

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Пенсия тупланмалары акчаларын гражданнар элеккечә 55 һәм 60 яшьтә (хатын-кызлар һәм ир-атлар тәңгәллеге буенча).

2019 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү шартларына үзгәрешләр керткән "Пенсияләрне билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФның кайбер законлы актларына үзгәрешләр кертү турында"гы ФЗ №350 яңа кануны кабул ителү белән, пенсия тупланмалары акчалары хисабына түләүләр моңа кадәр гамәлдә булган кануннар буенча саклана.

Пенсия тупланмалары акчаларын картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү өчен шартлар үтәлгәндә, элеккеге пенсия яше (55 һәм 60 яшь) җиткәч алырга була. Бу норма яңа канунда беркетелгән.

Исегезгә төшерәбез, пенсия тупланмалары акчалары бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә, тиз арада (срочный) түләнә торган, яисә тупланма пенсия рәвешендә түләнергә мөмкин.

Пенсия тупланмаларына түбәндәге затлар ия була алалар:

* эш бирүче тупланма пенсиягә иминият пенсияләре күчереп барган 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнар;

* эш бирүче кыска вакытта (2002-2004 еллар чорында) пенсиянең тупланма өлешенә акча күчергән 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар. 2005елдан бу күчерүләр туктатылды.

* Пенсияне дәүләт ярдәме белән бергә финанслау Программасында катнашучылар

* ана (гаилә) капиталын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлткән ана капиталы сертификатына ия булучылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International