Кешеләр ни өчен театрга йөри? Актерларның шәп уены белән хозурланыргамы, спектакльнең кызыклы сюжетын күзәтергәме, әллә инде күзләрне камаштырырлык костюмнарһәм декорацияләрне караргамы? Ә сезнең уйлап караганыгыз бармы: бу гүзәллекне кем тудыра икән дә, моның өчен никадәр көч түгәргә туры килә икән? Бу сорауга бары тик бер генә кеше – йөзләгән спектакльләрнең “тышчасын” тудырган, режиссерның фикерләрен виртуоз чынга ашыра алган куючы рәссам гына җавап бирә аладыр.
Күптән түгел театр сөючеләр Россия Федерациясенең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Сабир Өметбаев исемендәге минзәлә татар дәүләт драма театрының баш рәссамы Валерий Яшкуловның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Театрның куючы рәссамы юбилеена Валерий Борисовичның туган җире – Калмык Республикасыннан, Мордва Республикасыннан, республикабызның күпсанлы театрларыннан – Әлмәт драма театры, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрыннан, Әтнә дәүләт драма театрыннан, Яр Чаллы дәүләт татар драма театрыннан һәм башка кунаклар килгән иде. Уен эшмени, Валерий Яшкулов бөтен илебез буенча ике йөздән артык спектакльгә җан өргән оста бит!
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева юбилярга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттагы казанышлары өчен” күкрәк билгесен һәм район башлыгы Айдар Салаховның Мактау кәгазен тапшырды:
- Валерий Борисович безнең театрда 2015 елдан бирле эшли. Шушы чор эчендә бик күп спектакльләр куелды һәм аларда аның хезмәте зур. “Яшенле яңгыр”, “Иблис” кебек спектакльләрнең даны республика дәрәҗәсендә генә түгел, аннан бик еракларга таралды. Сез безнең театрга зур уңыш китердегез, рәхмәт Сезгә.
Бу көнне юбилейга килгән тамашачы юбилярның төрле театраль эшләренең эскизлары, спектакльләргә костюмнары, портрет эшләреннән торган зур күргәзмәсе белән танышты, кайберләрен аеруча ошатып, янында туктап, уйланып торды.
Бу көнне юбилярга сәхнә түреннән никадәр җылы сүз әйтелде. Россиянең төрле почмакларыннан, тугандаш республикалардан тамашага килә алмаган кунакларның котлау телеграммаларыннан өзекләр укылды. Аларның һәркайсы танылган рәссамга иҗади уңышлар, сәламәтлек, рухи күтәренкелек теләкләре белән сугарылган иде.
Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт драма театры директоры:
-Бүген Сезнең күргәзмәне караганда, мин кабаттан безнең театр өчен эшләнгән костюмнарны күреп сөендем. Барысы да бүгенгедәй хәтердә: театрга беренче тапкыр килүегездән башлап, безне туган җирегез белән таныштыруыгыз, андагы искиткеч гүзәллек, истәлекле урыннар... Зур хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезнең кебек талантлы куючы рәссамнар бармак белән генә санарлык. Сез безнең театрны баеттыгыз.
Ленар Зәйнуллин, Әтнә театры директоры:
-Мин Сезгә коллектив исеменнән зур сәламнәр җиткерәм, хезмәттәшлек өчен рәхмәт. Иҗади уңышлар телибез.
Рашат Фәйзерахманов, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры:
-Валерий Борисович иҗади гаиләдән. Аның абыйсы Сергей Борисович та Россия Федерациясенең һәм Калмык Республикасының атказанган артисты. Фамилиягез дә матур, “яшь күл” сезнең халәтегезгә туры килә. Сез – театр сәнгатендә сирәк кадр. Алга таба да хезмәттәшлек итәргә язсын.
Роберт Шәймәрданов, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, Сабир Өметбаев исемендәге, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты:
-Валерий Борисович килү белән, театрыбызның иҗади мөмкинлекләре артты. танылган режиссерлар, хореографларны җәлеп итеп, яңа спектакльләр куелды һәм алар зур танылу алды. Без дә сезнең туган җирегездә булып, андагы матурлыкны күреп кайттык. Сез безгә көнчыгыш капкаларын ачтыгыз. 40 ел сәхнә өчен хезмәт итеп, зур казанышларга ирештегез. Алга таба да бергә эшләргә насыйп булсын.
Барлык кунаклар да юбилярны котлап, бүләкләрен тапшырганнан соң, Валерий Борисович дулкынланып, сүз башлады:
-Мине хөрмәт итеп, тәрбикләргә килгән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Якташларымны күрүемә чиксез шатмын. Алар – минем элекке укучыларым, яшь тамашачы театры артистлары. Кайда гына эшләсәм дә, мин шул халыкның этномәдәниятын өйрәнәм, аны үзләштерәм. Татар халкының мәдәниятына, борынгы тарихына кагылып узуым белән мин бик бәхетле.
Валерий Яшкуловның якташлары ерак араларны якын итеп, юбилярны хөрмәт итеп, бүләкләр күтәреп килгәннәр. Алар тамашачыны шаккаттырып, калмык биюләрен башкару өстенә, татар халык биюен дә оста итеп башкардылар.
Тантаналы өлештән соң Минзәлә театры тамашачы хозурына танылган драматург Михаил Башкиров әсәре буенча эшләнгән “Салкын кын” спектаклен тәкъдим итте. Әлбәттә, бу спектакльне дә Валерий Яшкулов бизәгән иде...