Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы профилактикасы буенча "Интернет челтәре тоткыныннан тыш" программасы кысаларында, Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Р.Гәрәй исемендәге үзәкләштерелгән балалар китапханәсе базасында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән "Мәгълүмати агым белән идарә итү" дәресе уздырдылар.
Эчке киеренкелекне җиңү, уңай атмосфера тудыру максатыннан, дәрес җиңел күнегүләрдән башланды
Алга таба үсмерләрне үз мәгълүмати агымнары белән идарә итү һәм "чиста" медиамохит формалаштыру максатларында эш алып бардылар.
Үсмерләр өчен кайсы мәгълүматның алар өчен мөһим, кайсыларының кешелек җәмгыяте өчен кыйммәтле булуын ачыклауга юнәлтелгән күнегүләр кулланылды.
Балалар актив булдылар, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп эшләделәр