Татарстан Росреестры "Россия 24" телеканалында торак йортлар өчен гадиләштерелгән тәртипне тәмамлау турында

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

26 февральдә 19.30 сәгатьтә “Россия 24” телеканалында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында программа чыкты.

Татарстан Росреестры вәкиле телевизор караучыларга бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе турында сөйләде. Билгеле булганча, әлеге датадан соң дәүләт кадастр исәбен алу һәм әлеге күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве тиешле гаризалар җибәргәннән соң - планлаштырылган төзелеш яки реконструкция турында һәм төзелеш яки реконструкция тәмамланганнан соң, гамәлгә ашырылачак.

Программа кабатлап 27 февраль көнне 15.00 сәгатьтә күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International