Татарстан Росреестры Youtube та үз каналын булдырды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарга оператив мәгълүмат һәм консультация бирү өчен Youtube та үз каналын булдырды.  

Иң беренче видоязманы без бүгенге көндә иң "кайнар" темага - 1 мартта тәмамлана торган бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендәге торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән ысулына багышладык.

Әлеге видеода Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева 2019 елның 1 мартыннан гражданнар өчен нәрсә үзгәрәчәге турында тәфсилләп сөйләде.

Росреестр Идарәсе үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачыграк һәм аннан һәркем файдалана алырлык итәргә омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар куелачак, күчемсез милек өлкәсендә кануннардагы үзгәрешләр яктыртылачак, гражданнарга консультацияләр биреләчәк һ.б.лар.

Татарстан Росреестры каналына язылыгыз: Youtube (адрес https://www.youtube.com/channel/UCi5QJQpNdRawJyBqhoCBjZA) һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык яңалыкларны белеп торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International