2019 елның 26 февралендә Минзәлә муниципаль районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм ата-аналар катнашында киңәйтелгән ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум узды. Консилиум эшендә «Тургай» приютының 7 белгече, шулай ук Зәй муниципаль районының «Шатлык «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең чакырылган белгечләре: мөдире Грузинцева И. А., психолог Каменская В. И., социаль эш буенча белгеч Якупова Г. Н., балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларын яклау буенча комиссия белгече Галләмова А. Г. катнаштылар.
Көн тәртибендә Зәй районының «Тургай» приютында тәрбияләнүче өч баланың үсеш динамикасын анализлау мәсьәләсе каралды.
Шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һәм тәрбияләнүчеләрнең гаиләләрен социаль тернәкләндерү буенча эшне дәвам итү һәм социаль-тернәкләндерү эше буенча ведомствоара тыгыз хезмәттәшлек итү планлаштырыла.