Умырзая" ДАСЯУ "Илебезнең дәүләт символикалары" исемле чара узды. Әлеге чараның максаты: Россия Федерациясе символикалары, РФ Президенты һәм Дәүләт Думасы, илебез флагы, гербы һәм гимны турында белемнәрне тулыландыру.
Чара Ватанга карата патриотизм һәм мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелде. Без - бөек державаның гражданнары. үз илебез белән горурланабыз. һәр бала бу турыда белергә тиеш. Ахырда "Минем илем" иҗади конкурсы уздырылды, балалар оригиналь герб һәм флаг әзерләделәр.