Тәрбиячеләрнең. балаларның һәм ата-аналарның бердәм эшләве бала тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Шуның өчен дә "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Кәгазь һәм пластика" техникасында 23 февраль открыткасы ясау буенча остаз дәресләре уздырылды. Кәгазь һәм катыргы белән әллә ниләр эшләп була: төсле катыргы һәм салфеткалар белән дә. Балалар әниләре белән бергә әтиләренә бәйрәм уңаеннан бик матур открыткалар әзерләделәр.
.