23 февральдә "Тургай" балалар һәм үсмерләр приютында тәрибяләнүче балалар хәрбиләр - запастагы солдатлар Рахимов Айрат Ахатович и Рахимов Ирек Ахатович белән очраштылар.
Ике бертуган Россия Кораллы көчләре сафларына бер үк көнне чакырылганнар. Ульяновск шәһәрендә бер үк частьтә хезмәт иткәннәр һәм туган авыллары Калморзага да бер үк көнне әйләнеп кайтканнар.
Алар приютта тәрбияләнүчеләргә хәрби хезмәт турында сөйләделәр. заманча техник коралланыш турында да бәян иттеләр. Балалар аларга иртәнге аш белән кызыксынудан башлап, йокыга кадәр сораулар яудырдылар.
.Солдатларның әти-әниләре Ильфира һәм Әхәт Рәхимовлар Калморза авылында яшиләр, өч ул тәрбияләп үстерделәр. Ильфира шәхси эшмәкәр буларак. "Тургай" приютына ярдәм күрсәтә, төрле чаралар уздырганда хәйрияче була, бүләкләр өләшә. Бу бәйрәмгә дә алар бүләкләр белән килгәннәр иде. зур рәхмәт аларга.