Сирәк очрый торган матур Латыйфа исемле кыз 4 нче балалар бакчасының горурлыгы булып тора. Аңа алты яшь, әзерлек төркеменә йөри. Бик кечкенә булуына карамастан, ул район күләмендә генә түгел, ә республика, Бөтенроссия конкусрларында да катнашырга өлгерде.
Латыйфа бик матур җырлый, аның музыкага сәләтен музыка җитәкчесе Рәмилә Камил кызы күреп алган. Рәмилә Миңнуллина:
-Латыйфа бик матур җырлый, дүрт яшеннән музыка белән кызыксына башлады. Ул башка балалардан бик аерылып тора, халык алдында кыю чыгыш ясый. Шуннан бирле без вокаль кокнурсларда катнаша башладык. Зур сәхнәгә адымнарын Яр Чаллыда "Беренче адымнар" республика конкурсында ясый. Ел әйләнәсе төрле конкурсларда катаншабыз. урыннар яулыйлыбз. Узган ел Минзәләдә узган "Созвездие" - "Йолдызлык" республика конкурсының зона турында беренче дәрәҗәле лауреат булдык. Әлеге конкурста республиканың алты районы вәкилләре чыгыш ясады. Җитди көрәштә Латыйфа сынатмады. Конкурсантлар сыйфатында Казанда республика этабында да чыгыш ясадык. "Талантлар планетасы" халыкара конкурсы кысаларында "Без бергә булганда" конкурс-фестиваленең зона этабында көчебезне сынадык. 20 февральдә Яр Чаллыда узган "Дан сиңа, Ватан!" Бөтенроссия конкурсында катнаштык. Латыйфа Виктор Паранин белән дуэтта соло башкарды. Алда, март аенда, Менделеевск шәһәрендә "Созвездие" - "Йолдызлык"ның зона этабы узачак. Без бер үк вакытта берничә конкурска әзерләнәбез. Латыйфа чыгыш ясарга бик ярата, әти-әниләре дә хуплый. Конкурсларның барысы да диярлек түләүле, костюмнар да тегәргә кирәк. Репертуарны бергәләп сайлыйбыз, ул үзенә ошаган җырларны гына башкара. Киләчәктә аннан менә дигән җырчы чыгарга мөмкин, әмма әлегә ул бу турыда уйламый. Латыйфаның әнисенә шундый киңәш бирер идем: баланы музыка мәктәбенә бирсеннәр иде. Ул төркемдәге башка балаларга да үрнәк булып тора. аңа карап. алар да тартылалар, тырышалар.
Латыйфаның кызыксынучанлыгы чиксез: ул шигырьләрне бик оста сөйли, аэробика белән шөгыльләнә, инглиз телен өйрәнә, "Умничка" түгәрәгенә йөри, менталь арифметиканы да үз итә.
Латыйфа Сәлимова, "Гномик" балалар бакчасында тәрбияләнүче:
-Быел мин бакчадан чыгам, мәктәпкә әзерләнәм. Минем укыйсым килә, түгәрәкләргә йөрим. Менталь арифметика аеруча ошый, гадәти түгел, Дүрт яшемнән конкурсларда катнашам, дулкынланам, әлбәттән, әмма курыкмыйм. Рус, татар һәм инглиз телләрендә җырлыйм. Сәхнәгә чыккач, үземне кояш кебек хис итәм. Яраткан җырым "Кояш" - иглиз телендә булса да, кат-кат кабатлагач. тиз истә кала. Мин татарча да яхшы аралашам, ул минем туган телем. Минемчә, никадәр күп тел белсәң, шулкадәр яхшырак.
Буш вакытларымда дүрт песиебезне тәрбиялим, урамга алып чыгам. Аквариум балыкларын күзәтергә яратам. Миңа хайваннар бик ошый, киләчәктә зоокибеттә эшлисем килә. Әнием дә матур җырлыйм. Үз-үзеңә ышанырга кирәк, шул чагында бары да яхшы булачак.
http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/gordost-detskogo-sada