90 нчы дистәне узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татьяна Васильевнаның куллары шифалы - ул авыртуларны баса, бозым, күз тиюләрдән өшкерә, төрле авыруларны дәвалый. Авырткан урыннарны куллары белән тоя. Бу сәләтне ул моннан дистә еллар элек, әнисен дәвалаганда тоеп алган.

Шуннан бирле Татьяна исемле кызга күршеләре, авылдашлары йөри башлаган. Мондый яңалык тирә-юньгә тиз таралып өлгергән. Үәзер бер-ике кеше генә йөрсә, элегрәк аның янына озын чиратлар булган.

Татьяна Васильевна шушы авылда туып-үскән. Дүрт сыйныф укыганнан соң, "Ленин васыяте" колхозы тегү мастерскоенда тегүче булып эшли башлаган. Алар солдат киемнәре теккәннәр. Ул чорда балаларны кечеяшьтән эшкә өйрәтеп үстергәннәр.

-Бергәләп өлкәннәр белән эшләдек, берәүне дә кызганмадылар. Үзебез дә сугышта солдатларга тагын да авыр икәнен белә идек. Сугыштан соңгы елларда сарыклар карадым, һәрберебезгә бер мең сарык була иде, көндез дә, төнлә дә кизү тордык. Аннары бозаулар карадым, дуңгызларны да, тавыкларны да карарга туры килде. Мәкаләбез герое кайда гына хезмәт куйса да, намус белән эшләгән, бүләкләре дә бихисап. Иң яхшы хезмәтчән буларак. Казанда слетта булган.

53 нче елда тормышка чыккан, тормыш иптәше белән 5 бала үстергәннәр, бүген аның 11 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Татьяна Василевна әле ялгызы яши, күршедә генә яшәүче уллары көн дә кереп хәлен белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International