Бүген Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов яшь спортчы, "Олимп" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 2 нче урта мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Сергей Мясниковны (тренерлар Владиленин Мильчаков, Антон Лаврентьев) Көньяк Сахалинда узган "Азия балалары" халыкара балалар уеннарындагы чираттагы спорт казанышлары - 6 нчы урын алуы белән котлады. Бу ярышларда ул спринт - 10 чакрымга дуслык эстафетасы йөгерде.
Айдар Салахов яшь перспективалы спортчыга алга таба зур уңышлар теләде, истәлекле бүләк һәм акчалата премия тапшырды. Район башлыгы соңгы елларда Сергейның уңышлары сизелерлек арта баруын ассызыклады, яшь булуына карамастан, район, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда яңа үрләр яулый.
Спортчыны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев та котлады.