Озын гомерле ветеранны котларга Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килгән иде.
Тормыш юлы җиңелләрдән булмаган ветеранның, әмма ул оптимизмын җуймаган, гел хезмәт иткән. Әлмәт районы Ямаш авылында туган, 4 сыныф белем алган. Бөек Ватан сугышы башлангач, башка хатын-кызлар, картлар һәм балалар белән колхозда эшләгән. Раиса Тимофеевна пенсиягә кадәр кече тәрбияче булып хезмәт куйган, тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
Бүгенге көндә ветеран улы гаиләсендә яши, күпсанлы онык-оныкчыклары янына килеп торалар.
Күптәнге матур традиция буенча Татьяна Александровна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен җиткерде һәм район башлыгы Айдар Салаховның бүләкләрен тапшырды, аңа озын гомер, сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде, гомер буе тырыш хезмәт иткән өчен рәхмәт сүләрен белдерде.