Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг узды. 23 февраль - россиялеләр өчен мөһим дата. Бу Россия хәрбиләре мундирын горурлык белән йөртүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Ватанны саклаучылар көне, мөгаен, Россиядәге иң популяр бәйрәмнәрнең берсе, чөнки бу халыкта традицион булган батырлык, хәрби дан, Ватанга хезмәт итү кебек төшенчәләр кабатлана. Туган илне саклау һәрчак өстенлекле һәм изге бурыч булып тора.