Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салаховның бәйрәм котлавы

2019 елның 23 феврале, шимбә

Ватанны саклау - һәр гражданинның мактаулы бурычы.

Бу бәйрәм көнне иң җылы сүзләрне иң беренче чиратта, тормышын кызганмыйча, ут эченә кергән, көнне-төнгә ялгап, тылда хезмәт иткән, фронтовикларга алмашка килгән һәм озак еллар туган иленнән читтә хәрби хезмәттә булучыларга багышлыйбыз.

23 февраль - погоннар йөрткән һәм йөртүче ир-егетләр бәйрәме генә түгел, илебез иминлеге, аның мәнфәгатьләре өчен катгый карарлар кабул итә алучы Ватаныбыз патриотлары бәйрәме дә.

Тормышыбыз өчен иң кыйммәт нәрсә - тынычлык, иминлек һәм стабильлек һәм Ватанны саклаучы көненең бай, данлы тарихы булуы очраклы түгел. Бу бәйрәм барлык буыннар өчен батырлык, кыюлык, фидкарьлек символы булып тора.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле Ватаннын саклаучылар! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International