"Һәрвакыт булсын кояш!"

2019 елның 23 феврале, шимбә

22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан 1 нче урта мәктәбенең 4А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе - Н.Н.Субботина) картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм концерты күрсәттеләр. Укучылар бу учреждениедә еш булалар, әби-бабайларга хатлар язалар.

Буыннар бәйләнешен булдыру һәм балаларга һәм социаль хезмәтләр алучыларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү максатыннан укучылар педагог белән җырлар, шигырьләр һәм такмаклар әзерләделәр.

Хәрби киемнәр кигән балаларга, кызыл тасмалы кызларга каравы да күңелле иде. Балаларның ачык тавышларыннан, җырларның эчкерсез башкарылуыннан өлкәннәрнең күңелләре тулды.

"Һәрвакыт булсын кояш!" җырын ахырда бергәләп җырладылар.

Ә бүләкләр тапшырганда хәтта иң җитди бабайның да "оныклар"ны кочасы килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International