2024 елга Идел буе Федераль округы АПК продукциясе экспортын ике тапкырга арттырырга тиеш.

2019 елның 23 феврале, шимбә

Бу турыда 22 февральдә Казан шәһәрендә узган  Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы җитештерүен һәм экспорт потенциалын үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Алексей Кузьмицкий, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль окргы башлыклары, АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре һәм дәүләт компанияләре тармагы өчен АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре катнашты.

Дмитрий Патрушев искәрткәнчә, АПК продукциясен экспортлауны арттыру буенча тармак алдына куелган бурычка бәйле рәвештә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Президентның вәкаләтле вәкиле белән берлектә барлык федераль округларда бу тематика буенча утырышлар уздыра.

"Бүгенге көндә Идел буе федераль округы АПК продукциясе җитештерү буенча Россиядә икенче урында тора. Безнең фаразлар буенча, 2024 елга округ экспортны ике тапкырга - бүгенге 1,2 млрд тан 2,8 млрд долларга җиткерергә тиеш. Планлаштырылган Россия экспортының планлаштырылган күләмендә Идел буе федераль окргуы өлеше үсәчәк һәм 6% тан артыграк булачак", - диде Дмитрий Патрушев.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International