Россия Авыл хуҗалыгы министры В.Н.Патрушевның "АПК продукциясен җитештерү күләме һәм продукцияне экспортлауның планлаштырылган күләмнәре турында"гы җыелышка тезислары

2019 елның 22 феврале, җомга

Россия Авыл хуҗалыгы министры В.Н.Патрушевның "АПК продукциясен җитештерү күләме һәм продукцияне экспортлауның планлаштырылган күләмнәре турында"гы җыелышка тезислары

 

Төбәкләр белән эш

1. Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Президентның вәкаләтле вәкилләре белән берлектә барлык федераль округларда утырышлар сериясен алып бара. Шундый утырышларның берсе агымдагы елның февраль аенда Үзәк федераль округта, Тула шәһәрендә узды. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча төбәкләрнең әзерлеген күрсәтте.

Идел буе Федераль округында АПК экспортын арттыруга фараз

1. 2024 елга Идел буе Федераль округы экспортны ике тапкыр арттырырга плашлаштыра: бүгенге 1,2 миллиардтан 2,8 миллиард долларга кадәр. Планлаштырылган Россия экспортында Идел буе Федераль округы өлеше шулай ук артачак һәм 6% ка җитәчәк (2018 елда бу өлеш 4,7% булган).

2. Бүгенге көнгә Идел буе Федераль округының төп экспорт позициясе - май продукциясе һәм ашлык.

3. Куелган максатларга ирешү өчен, экспортка билгеләнгән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга кирәк. Аерым алганда, 2024 елга ашлык культураларының тулаем җыемын 31,8 млн тоннага (2018 елда - 21,4 млн тонна), майлы культуралар җыю - 7,3 млн тонна (2018 елда - 5,2 млн тонна)

4. Идел буе федераль округына терлек һәм кош (тере авырлык белән) җитештерүне 3,4 млн тоннага (2018 елда - 3,1 млн тонна булган), сөт җитештерү - 10,2 млн тоннага кадәр (2018 елда - 9,5 млн тонна) арттырырга кирәк.

 

5. Идел буе федераль округының экспорт арттыру өчен кирәкле потенциалы бар. Бу үсеш төрле инвестпроектларны тормышка ашыру кысаларында булдырылачак яңа прдеприятиеләр белән генә түгел, базарның актуаль бурычлары буенча модернизацияләнүче гамәлдәге предприятиеләр белән дә тәэмин ителергә тиеш.

Идел буе Федераль округы территориясендә барлыгы 22 эре инвестиция проекты тормышка ашырыла. Гомуми суммада алар экспорттан кергән табышны  1,5 млрд долларга үсешен тәэмин итә алачак.

6. Экспорттан кергән гомуми күләмгә сизелерлек өлешне кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыклары кертә ала. Дәүләт һәм төбәкләр ярдәме булганда, алар Россия авыл хуҗалыгы экспортерлары арасында лаеклы урын алчак.

 

Идел буе Федераль окргуы төбәкләрендә экспортны арттыру буенча фараз

1. 2024 елда Татарстан Республикасыннан экспорт 360 миллион доллар булачак. 2021 елга план күрсәткече – 327,7 миллион доллар (В 2018 елда авыл хуҗалыгы экспорты 163,5 миллион доллар булган). 

2. Безнең фаразлар буенча, 2024 елда Саратов өлкәсеннән продукция экспорты 773 миллион доллар тәшкил итәчәк. 2012 елга контроль индикатор - 410 млн доллар 92018 елда продукция экспорты 241 млн доллар булган)

3. Түбән Новгород өлкәсеннән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тышкы сәүдә күләме 2024 елга 490 млн долларга җитәкргә тиеш. 2021 елга планлы күрсәткеч - 390,3 млн доллар (2018 елда авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 214,5 млн доллар).

4. Самара өлкәсендә экспортны 250 миллион долларга җиткерергә кирәк. 2021 ел индикаторы – 225 миллион доллар. ( 2018 елда авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты рекордлы уңыш нәтиҗәсендә 218,5 миллион доллар, 180 млн планлы күрсәткечне узып китә)

5.2018 елда Пенза өлкәсе Идел буе Федераль округында терлек һәм кош җитештерү 11% ка арткан.

6. Оренбург өлкәсеннән 2024елга 187,6 миллион доллар күләмендә экспорт планлаштырылган. Субъект өчен 2021 елга максат -  141,1 миллион доллар. (2018 елда авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 111,1 миллион доллар).

7. Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлары буенча, 2024 елга Башкортостан Республикасыннан АПК продукциясе экспорты 230,3 млн доллар тәшкил итәчәк.  2021 нче контроль елында - 147,1 млн доллар (2018 елда - 76,3 млн доллар)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International