Минзәләдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг узды

2019 елның 22 феврале, җомга

Без, яшь буын, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батыр сугышчылар хакында онытмаска, Ватаныбыз сагында хәрби хезмәт үткән һәм бүгенге көндә дә үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә хөрмәт белән карарга бурычлыбыз һәм зур рәхмәтлебез. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шәһәребезнең Җиңү паркында Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг үтте.

Чарага иң олы кунаклар – Бөек Ватан сугышы  ветераннары Михаил Тихонов, Алексей Назаров, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар чакырылган иде. Митингта мәктәп укучылары, шәһәребез яшьләре дә катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чарада катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, илебезнең тынычлыгын саклау һәм аның азатлыгы сагында торуның мөһимлегенә басым ясады:

–Безнең халык, Ватаныбыз сугышчылары беркайчан да сынмаган-сыгылмаган, илебезгә авыр чакларда бирешмәгән, илебезне саклаган, җиңү яулаган. Хәзер безнең буын матур тормышта яши. Болар бар да  безгә өлкән буынның бүләге. Илебез күге һәрчак аяз булсын.Яшь буын да Ватан сугышы ветераннары, интернациональ бурычларын үтәгән әфганчы егетләребез үрнәгендә тәрбияләнсеннәр һәм кыю, курку белмәс ватанпәрвәрләр булсыннар иде, –диде ул.

Район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге начальнигы Илшат Каюмов хәрби бурычларын үтәүчеләрне, барлык минзәләлеләрне бәйрәм белән котлады:

–Илебезнең тарихи үткәнендә халкыбыз күпме сугышлар кичергән, ләкин ул Ватаныбызның кыю сакчылары бәрабәренә җиңү яулаган. Шуңа күрә дә илебез сагында торучыларга һәрвакыт хөрмәт белән караганнар һәм горурланганнар. Һәм бу хәзер дә шулай. Аримясез ил була алмый. Шуңа да илебез патриотларын кечкенәдән тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә һәм бу буш сүзләр генә түгел. Аяз күк йөзе, илебездә тынычлык булсын! – диде ул.

Митингта катнашучылар алдында “Җәлил укулары” халыкара әдәби конкурс лауреаты Самат Камалов “Даның кайтты илгә җыр булып” дигән шигырен укыдыИлебез иминлеге өчен башларын салган солдатлар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

 

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-vatanny-saklauchylar-knen-bagyshlangan-miting-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International