2003-2004 һәм 2005-2006 елларда туган 18 көрәшче "Сабантуй"журналы призына көрәш буенча республика Беренчелегендә катнашты.
Минзәлә көрәшчеләрен тренерлар Данис Гәрәев, Рөстәм Хәмидуллин һәм "Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев озатып барды. Айзат Нуруллин 100 кг үлчәү категориясендә өченче урын алды, ә тулаем алганда, Минзәлә район командасы республиканың 43 җыелма командасы арасында 19 нчы булды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskiy-borets-zanyal-3-mesto-na-pervenstve-tatarstana