Минзәлә районы Клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 февраленнән җирләү өчен социаль пособие күләме 5946 сум 47 тиен тәшкил итә.
"Вафат булган пенсионер эшсез булган очракта, җирләү өчен социаль пособиегә хокук барлыкка килә", - дип ассызыклый Клиентлар хезмәте. Пособие алырга якын туганы, яисә җирләү бурычларын һәм чыгымнарын үз өстенә алган рәсми вәкил мөрәҗәгать итә ала.
Пенсия фондына пенсионерның вафатыннан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә була. Гариза бирүченең үзе белән паспорты, үлү турында таныклык, хезмәт кенәгәсе яисә үлгән көнгә пенсионерның эше булмау фактын раслаучы башка документ булырга итеш.