Әниләргә багышланган концерт.

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт театры бинасында Әниләр көненә багышланган концерт булды.

Һәрберебез өчен әни иң изге кеше булып тора. Һәм безнең һәркайсыбыз, һичшиксез, сине ярата торган бердәнбер кешенең әни икәнлеген белә.

Минзәлә районы үзешчәннәре Әниләр өчен концерт программасы әзерләделәр. Алар өчен бу көнне нигездә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, медучилище укучылары, мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Гөлүсә һәм Камилә Фарраховлар, Анастасия Секунова, Чулпан Растамханова, Мария Жарова, Эльмира Галимова, Ленар Миңнемуллин Әминә Ризванова, Гүзәл Муллагалиева, Ирина Панарина, Фәрхенур Чернышева, Виталий Паранин, Латыйфа Сәлимова, Дарина Шәрипова, Юлия Рәхмәтуллина, Дарина Ханова, Эльвина, "Сердәш" вокаль ансамбле, "Звездочка" бию коллективлары, "Реверанс "ансамбле чыгышлары, "Нотка","Бәхетле" ансамбле бәйрәм бизәге булды.

Район башлыгы А. Ф. Сәлахов исеменнән әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Габдулла кызы Бикеева котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International