Минзәлә районы ЗАГС бүлеге хәбәр итә.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Бәхет-ул гаиләдә мәхәббәт һәм аңлау хөкем сөргәндә, ә өйдә балалар көлүе ишетелә.

Минзәлә районы ЗАГС бүлегеннән (җитәкчесе Анна Куприянова) алынган мәгълүматларга караганда, көзнең беренче аенда 9 бала туган,аларның 5 малайлары, 4 кыз бала. Сентябрь аенда бу дөньяга 44 минзәләле киткән, шуларның 26сы-ир-ат һәм 18е-хатын-кыз.

Законлы никахка Минзәләдән 16 пар кергән, ә 7 пар төрле сәбәпләр аркасында үз никахларын өзгән.

Сентябрь аенда Ульяна, Злата, Арина, Ралина кебек исемнәр белән Минзәләгә нәниләр бүләк итте. Малайлар исемнәре дә бик төрле. Ата-аналар яңа туган балаларны Раян, Ризван, Матвей, Илнур, Эмир кебек исемнәр белән ешрак атый башладылар.

http://menzela.ru/news/novosti/v-menzelinskom-rayone-umershikh-za-sentyabr-okazalos-bolshe-chem-rodilos

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International