Татарстан Росреестрында «10 ел Росреестрга»күкрәк билгесе белән бүләкләнүләр дәвам итте.

2018 елның 19 октябре, җомга

Бу атна дәвамында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте оешуга 10 ел тулу уңаеннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә дәүләт хезмәткәрләре бүләкләнде.

Иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү буенча югары миссияне Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров, шулай ук җитәкче урынбасарлары Ада Зәйдуллина, Рөстәм Немаев, Евгения Бабич һәм Алексей Слесаренко башкардылар.  «10 ел Росреестрга» күкрәк билгеләре һәм тантаналы шартларда 122 дәүләт хезмәткәре, шул исәптән тармакның хезмәт ветераннарына да таныклыклар тапшырылды.  

Котлау сүзендә бүләкләр тапшыручы истәлекле вакыйга белән котлап, ведомствоны торгызуга, үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткәннәре өчен хезмәткәрләргә рәхмәт әйттеләр һәм аларга киләчәктә дә һөнәри уңышлар теләделәр.   

Исегезгә төшерәбез, 2018 ел Росреестр өчен юбилей елы: күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве системасын булдыруга 20 ел һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) оешуга 10 ел тулу уңаеннан берьюлы ике истәлекле дата билгеләп үтелә.

Матбугат хезмәте

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International