Районыбыз терлекчеләре бүгенге көндә 54,5тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шушы чорына караганда дүрт процентка күбрәк, яки ике тонна сөтне артыграк җитештерәләр.
Шулай булса да алар ай башыннан сөт җитештерүне 1335 кг.га киметтеләр. Районыбызның алдынгы хуҗалыгы “Заиковский” ҖЧҖ узган елга караганда 900 килограмм сөтне ким җитештерә. Иң югары савым “Калморза” хуҗалыгында , биредә һәр сырдан көнлек савым 26,2 килограмм тәшкил итә. Ә иң түбән савым “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең Гөлек фермасында монда һәр сыердан нибары 6,2 килограмм сөт савып алына. Сөт җитештерү кимүнең төп сәбәбе-көннәр кызу тора һәм терлекләр көндезен ашый алмыйлар , кигәвен дә талый. Район буенча һәр сыердан уртача 11,9 килограмм сөт савып алына.