Кичә 19 июльдә, “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды. Ул ике көн дәвам итә. IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы "Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз" дигән шигарь астында уза.
Әлеге эшлекле дини чарада Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән - барлыгы 1000 нән артык делегат, шул исәптән Татарстаннан 80 дин әһеле катнаша.
Бүген, 20 июль көнне уза торган пленар утырышта Минзәлә һәм Тукай районнары буенча имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрас та катнаша.
Ә иртәгә, 21 июль көнне минзәләлеләр дә “Изге Болгар” җыенында катнашачак.
http://menzela.ru/news/kөn-temasyi/dt-khzrt-kharras-ix-btenrossiya-tatar-din-ellre-forumynda