Минзәлә театрының яшь артистлары ничек ял итә?

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Быелгы сезонны да шактый гына уңышлы үткәргән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының яшь артистлары зарыгып көткән ялларын ничек башладылар? Бу хакта без аларның үзләреннән сорадык.

Руслан Әхмәтҗанов:


- Өй эшләре күп, вакыт җитми көн уза да китә, малай. Быел бакчамда әллә ни утыртмадым, чөнки Минзәләдә өй тышлыйм, ихатаны ныгытам. Воровский исемендәге бистәдә өй күтәрәбез. Гомумән, күпкырлы һәр кеше үз ялларын үзе билгели бит, мин үзем авылда яисә табигать кочагында ял итәргә яратам. Менә хәзер дә, эш күп булса да, табигать бар җирдә бит: бакча дисеңме, авылда урман дисеңме.

Динара Акматова:

 

- Без гаилә белән Төркиядә Сиде шәһәрендә ял итәбез, 14 көнгә киттек. Диңгез искиткеч рәхәт. Экскурсияләргә йөрибез.  Отельда 7 төрле туңдырма бирәләр, тәме безнекеннән үзгә, сузыла торган. Ләкин безнекенә җитәме соң?


Рөстәм Зиннуров:


- Кукмарада хәзер, әле күптән түгел генә Раушан энем белән Казанда экзаменнар биреп кайттык, культура институтына керергә исәп.

Аллага тапшырып, нәтиҗәләрне көтәбез.  Әле хәтерләсәгез, минем Мэрилин кушаматлы күсе театрда катнашкан иде Шляпник белән, менә аңа иптәш алдым, монысы – Да Винчи.


Сөмбел Шәмсетдинова:


-Авылда инде мин (Кукмара районы, Югары Арбаш авылы), шул. Бер кызыклы эш тә эшләмим. Бөтен кеше авылда нишли, нинди планнар кора, мин дә шуны эшлим. Шул бакча, печән белән үтә.

Фотолар артистларның ВК дагы шәхси сәхифәләреннән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International