Кыңгыраулы атларда
Аю авылының мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бик озак ярышканнан, тартышканнан соң, Кыш бабай үзенең вазифаларын Нәүрүзбикәгә тапшырды. Бәйрәмгә килгән авыл халкы кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйланды. Бу көнне урамда уен-көлке, җыр-бию тынып тормады. Ә балалар аеруча спорт уеннарын һәм авыл буйлап кыңгыраулы атта йөрүне ошатты.
Аю урта мәктәбе
* Хәрби-патриотик юнәлештә үткән айлык кысаларында Калашников автоматын вакытка сүтеп-җыю ярышы оештырылды. 7-9 нчы сыйныф укучылары бу җиңел булмаган эштә осталыкларын күрсәттеләр. Раил Җәмилов (9 нчы сыйныф, аның нәтиҗәсе - 27,94), Илнур Насыйров (8 нче сыйныф – 28,96), Айгиз Сагдатуллин (9нчы сыйныф – 33,26 секунд) иң җитез һәм төгәл булып чыктылар.
* “2011-2020 елларда юл хәрәкәтенең куркынычсызлык эшен тәэмин итүнең ун еллыгына” багышланган “2012 елда Татарстан республикасында юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгын арттыру” максатчан республика программасын чынга ашыру кысаларында үткәрелгән чарада мәктәп 1нче урынга лаек булды һәм күп функцияле җайланма белән бүләкләнде. Яшь инспекторларның агитбригада командасы район буенча 4нче урынны яулады, аларга велосипед тапшырылды.
Турнир күңелле узды
Наил Сәлим улы Гәрәев, Рәис Зиннур улы Ясәвиев һәм Равил Кәшби улы Кәшбиев истәлегенә багышланган спорт турниры быел да Аю авыл җирлегендә үтте.
Дилфас ГАЛИЕВ
Бу спорт уеннары турнирында Бикбау, Әтрәкле, Мәлкән, Николаевка, Воровский, Иске Матвеевка, Аю авыл җирлекләре командалары катнаштылар. Әлеге спорт уеннарын ачу тантанасында “Вамин-Минзәлә”, “Чулман” агрофирмасы генераль директорлары Тимерхан Миргаязов, Илдар Исхаков, аларның туганнары һәм тормыш иптәшләре Рәвилә Миннәхмәтовна, Илфая Азгаровна, Антонида Ивановна, дуслары катнаштылар.
Тимерхан Миргаязов спорт уеннары ачу тантанасында чыгыш ясап болай диде: «Әлеге спорт уеннары өченче ел рәттән оештырыла. Бу иптәшләр белән бергә эшләргә туры килде, алар авыл хуҗалыгында эшләп район экономикасын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларның истәлеге хөрмәтенә спорт уеннары үткәреп, сез исемнәрен мәңгеләштерәсез. Бу кешеләр авыл хуҗалыгына гомере буе тугры булдылар».
Илдар Исхаков: «Киләсе елга бу ярышларга “Чулман” агрофирмасына караган авыллардан ике-өч команда алып киләчәкбез», диде, спортчыларга уңышлар, җиңүләр теләде. Аю авыл җирлеге башлыгы Нурһади Гыйльфанов ярыш шартлары белән таныштырды.
Килгән спортчылар хәрбиләште- релгән эстафета да (ау чаңгысында, чана тартып ярыштылар, капчык, противогаз киеп йөгерделәр, граната ыргыттылар, винтовкадан аттылар) катнаштылар, канат тартыштылар.
Ярыш тәмам, хәрбиләштерелгән эстафетада Әтрәкле авыл җирлеге командасына тиңнәр булмады, икенче һәм өченче урыннарны Бикбау, Иске Матвеевка командалары бүлештеләр. Аркан тартышуда иң көчле команда дип Аю авыл җирлеге командасы табылды. Ярышларда беренче урынны алучы команда капитаннары кубок белән бүләкләнде. Призлы урынны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә бүләкләр саллы иде. Гомумән, бу турнирны уздыруга химаячеләр Аю авыл җирлеге, “Вамин-Минзәлә”, ”Чулман” агрофирмалары, ”Мензелинскагрохимсервис” ААҖ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Фәрит Хәмәтдинов, Ринат Ясәвиев зур өлеш керткәннәр, бүләкләр алганнар, акчалата ярдәм күрсәткәннәр.
Депутат бүләкләре
Район советы депутаты Шамил Хәкимов үзе депутат булып сайланган Аю авылы җирлегенә караган учреждениеләрне матди яктан кызыксындыру ниятенә килгән. Ел дәвамында яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән мәктәпкә музыкаль үзәк, балалар бакчасына тузан суырткыч, музыкаль үзәк, клубка телевизор, караокелы музыкаль үзәк бүләк итте. Мондый хөрмәт авылдагы башка учреждениеләр өчен дә стимул булсын иде.